Бүген Казанда Абай өлкәсе мәдәнияте көннәре башланып китә. Чара өч көн дәвам итә.
Анда Абай музей фондыннан экспонатлар күргәзмәсе, Казахстан Республикасының Генераль консуллыгында тантаналы чара. Абай исемендәге сирәк китапханә фондыннан китаплар тәкъдир итү. Халык ансамблләре, симфоник оркестр концертлары, Казах теленә өйрәтү буенча осталык дәресләре каралган.









