Яшерен — батырын түгел, хәзер кешеләр китапханәгә йөрми, китап укымый, — дигән сүзләрне еш ишетәбез. Ишетү бер, ә менә үз күзең белән күрү икенче. Саба районы Ике басу Арташ авылына баргач, авыл китапханәсе тынып торганы юк. Ике катлы бинаның беренче катында мәдәният йорты, икенче катында авыл музее һәм китапханә урнашкан.
Авыл хатын-кызларының очрашып, хәл-әхвәл белешү, мәгълүмат алмашу урыны ул — китапханә. Җае чыкканда авыл кешесе китапханәгә килә.
Китапханәгә яшьләр дә теләп йөри. Биредә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бер сүздә, бер уйда.
Римма Җәләлетдинова Ике Басу Арташка 37 ел элек күрше авылдан килен булып төшә. Яшь чагында ук аңа китап уку “чире” йоккан була, авыл китапханәсендә ул үз кеше.
Ания Гыйбадуллина, Әлфия Мөбарәкова, Разил Нигъматов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.









