Татарстан радиосында эшләгән шагыйрьләрнең шигырьләренә җырлар.
Бүген — безнең коллектив өчен дә, күп санлы тыңлаучыларыбыз өчен дә истәлекле көн – Татарстан радиосының туган көне. Шушы уңайдан без сезнең игътибарыгызга гаҗәеп кызыклы концерт тәкъдим итәбез. Без аны өч күренекле шагыйрь – Әхмәт Рәшит, Җәүдәт Дәрзаман һәм Рөстәм Акъегет шигырьләренә язылган җырлардан төзедек. Алар өчесе дә төрле елларда Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясендә баш мөхәрирләр булып эшләделәр һәм үзләренең фидакарь хезмәтләре белән радиобызның үсешенә зур өлеш керттеләр.