Бүген – безнең коллектив өчен дә, күп санлы тыңлаучыларыбыз өчен дә зур бәйрәм – Татарстан радиосының туган көне. 1927 елның нәкъ менә шушы көнендә, 7 ноябрьдә, татар сүзе, татар моңы тарихта беренче тапкыр эфир киңлекләренә чыга һәм шул вакыттан бирле аның өзелеп торганы юк.
Татарстан радиосының үткән юлында күренекле жрналистларның, язучыларның, җырчыларның, музыкантларның якты эзе калган. Хәзер без исә төрле елларда радиобызда эшләгән композиторларның иҗатларын яктыртырбыз.










