Көз фасылының кышка бирешә башлаган ноябрь аенда һәркемгә дә бераз ямансу булып аладыр инде ул. Яшеллек бетте, агач, куаклар ялангач калды. Уңышын җыеп алгач, бакчалар да бушады. Ләкин оста бакчачыларның әле эшләре бөтенләй бетте дип әйтеп буламы икән? Бу турыда без бүген «Россельхозцентр» ның Татарстан Республикасы филиалында җитештерү бүлеге башлыгы Айгөл Габдрахманова белән сөйләшәбез.