Лента новостей

Татарстан посетили более 200 тысяч туристов на каникулах

24 января, 19:00

Волейболистки «Динамо‑Ак Барс» обыграли «Локомотив» со счетом 3:0

24 января, 18:38

Новым руководителем Управления Роскомнадзора по Татарстану стала Оксана Шевченко

24 января, 18:00

ВС РФ нанесли удары по пунктам временной дислокации иностранных наемников

24 января, 17:33

С улиц Казани вывезли 4,8 тыс. тонн снега

24 января, 17:02

МО РФ: системы ПВО за сутки сбили четыре ракеты HIMARS и 137 дронов ВСУ

24 января, 16:31

Из Нижнекамска отправили 45 тонн гумпомощи бойцам СВО

24 января, 16:07

Минниханов потребовал усилить профилактику преступлений среди молодежи

24 января, 15:22

В Татарстане обновлен рекорд суточной подачи газа

24 января, 15:16

Татарстанцам напомнили правила безопасности в сильные морозы

24 января, 15:00

Минниханов призвал татарстанцев не перегружать электросети и теплее одеваться

24 января, 14:15

В Татарстане из-за морозов объявили штормовое предупреждение

24 января, 14:11
Загрузить ещё
Вести Татарстан
Суббота, 24 января
ЭФИР
Сообщить новость
  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1
      • Россия 24 | Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты
Вести Татарстан
Нет результатов
Открыть все результаты

Рөстәм Миңнеханов: Аграрийлар тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан азык-төлек белән тәэмин ителгән

7 ноября 2024, 15:11
Яңалыклар (новости)
A A

Рөстәм Миңнеханов: Аграрийлар тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан азык-төлек белән тәэмин ителгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чарада катнашты.

Республика җитәкчесе ассызыклаганча, аграрийларның һөнәри осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан халкы үзебездә җитештергән төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин ителгән. Ул шулай ук әлеге эшкә дистә еллар багышлаган тармак ветераннарын да билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, быел республикада 3,8 миллион тонна ашлык үстерелгән.

«Бу казанышлар – меңләгән авыл хезмәтчәннәре коллективларының эше нәтиҗәсе. Аларның күбесе бүген залда. Аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләрне билгеләп үтәсем килә. Иң күп ашлык суктырган комбайнчылар Алексей Козлов, Александр Кочетков һәм Рамил Габетдинов. Залда шулай ук яшь комбайнчылар республика конкурсында җиңүче Ильяс Миңнегулов та бар», – диде Миңнеханов, чарада чыгыш ясаганда.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча республикада алдынгылыкны саклаучы терлекчеләргә аерым рәхмәт белдерде. Моңа төп өлешне традицион лидерлар кертә. Кукмара районы республика районнары арасында беренче булып тәүлеклек савым 500 тоннага җиткән. Әтнә, Балтач һәм Саба районнарында һәркөнне 300 тоннадан артык сөт савыла. Татарстан Республикасы Рәисе Минзәлә районын аерым билгеләп үтте, анда мөгезле эре терлекләрнең баш саны һәм ит җитештерү иң югары үсеш алган.

Рөстәм Миңнеханов терлекчелек өлкәсе алдынгыларына рәхмәт белдерде. Алар арасында сыер савучылар Рузия Зарипова һәм Галина Калмыкова да бар. Ит терлекчелегендә мөгезле эре терлекләр симертү буенча – Марат Фәизов һәм Азат Галимуллин, дуңгызлар симертү буенча — Олег Степанов һәм Андрей Федотов иң яхшылар булды. Бүгенге тантанада шулай ук Бөтенроссия зоотехниклар конкурсында 3 урынны алган Рамилә Вәлиуллина да катнашты.

«Барлык алдынгыларның исемнәрен санап чыгу мөмкин түгел. Без сезнең барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез!» — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга.

Ул искәрткәнчә, быел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Бүген агросәнәгать комплексы яхшы үсеш потенциалы булган заманча югары технологияле тармакка әверелде. Август аенда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашында Казан аграр университетының «Агробиотехнопаркы» ачылды.

«Бу уникаль проект укыту-тәҗрибә хуҗалыгы форматын торгызуга юнәлдерелгән. Ул селекция һәм орлыкчылыкта алдынгы тәҗрибә уртаклаша торган федераль мәйданчык булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Рәисе тышкы базарларга чыгуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, республика халыкара китереп торулар өчен бөтен Идел буеның азык-төлек хабы булырга тиеш. Бүген Татарстанның 258 компаниясе якын һәм ерак чит илләрнең 52 иленә продукция җибәрә.

Экспортерларга ярдәм итү өчен Каспий төбәге, Фарсы култыгы, Һинд океаны һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән транспорт коридорлары төзелә. «Август» компаниясе Свияжск мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында заманча элеватор кертте. Шундый ук проект Бөгелмә районында да гамәлгә ашырыла. 30 октябрьдә Тукай районындагы «Алабуга» махсус икътисади зонасының яңа терминалы территориясеннән Кытайга беренче контейнер поезды җибәрелде.

«Бу колачлы проектлар логистиканы оптимальләштерергә, Татарстан икътисадының үсеш ноктасына әверелергә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде республика Рәисе.

Татарстанда фермер хуҗалыкларына актив ярдәм күрсәтелә. Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, фермерлар, җирдә эшләүдән тыш, авыл тормышын, мәдәниятне һәм туган телне саклау буенча миссияне лаеклы үтиләр, кече ватаннарында социаль йөкләмәне намус белән башкара.

«Фермерларның тәҗрибәсе һәм белемнәре буыннан-буынга тапшырыла торган династияләр булып эшләве сөендерә. Бүген залда безнең белән Гафур Зарипов. Аның белән бергә хуҗалыкта улы, кызы һәм оныклары эшли. «Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында ул «Иң яхшы гаилә фермер династиясе» номинациясендә алтын медаль белән бүләкләнде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшь фермерлар арасында Татарстан Рәисе югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган авылы Кайбыч районының Чүти авылына кайткан Гөлназ Щукинаны аерым билгеләп үтте. Бүген ул хуҗалыкны уңышлы үстерә, авылдашларына ярдәм күрсәтә һәм авылны төзекләндерә.

«Мондый кешеләр барында безнең авылларның киләчәге ышанычлы. Безгә мондый мисалларның күбрәк булуы мөһим. Без һичшиксез фермерларыбызга ярдәмнәребезне дәвам итәчәкбез», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Республикада авылларда тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш алып барыла: беренчел медицина-санитария ярдәме модернизацияләнә, мәдәни үзәкләр һәм спорт мәйданчыклары төзелә, су белән тәэмин итү, яктырту һәм башкалар яхшыра.

«Авылга ярдәм итү һәрвакыт безнең беренче чираттагы бурыч булды, без киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәкбез. Тармакка системалы ярдәм күрсәткәннәре өчен без илебез Президентына, федераль Хөкүмәткә һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтле», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул авыл халкына атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырганнары өчен аерым рәхмәт белдерде. Бу шәһәр халкына сыйфатлы һәм табигый продукцияне кулай бәядән сатып алырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы Рәисе махсус хәрби операция кысаларында күрсәткән ярдәмнәре өчен аграрийларга аерым рәхмәт белдерде – барлык районнар хәрбиләргә һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә йөзләгән тонна продукция җибәрә.

Читайте и смотрите также:

«Өчпочмаклы хатлар»

«Өчпочмаклы хатлар» (23.01.2026) Шакирҗан Исхаков хаты.

23 января, 12:55
Вәгазь (23.01.2026)  Ватанга мәхәббәт. Идрис Солтангалиев.

Вәгазь (23.01.2026) Ватанга мәхәббәт. Идрис Солтангалиев.

23 января, 12:55
«Мөгаллим» нәфис фильм (23.01.2026)

«Мөгаллим» нәфис фильм (23.01.2026)

23 января, 12:53
«Өчпочмаклы хатлар»

«Өчпочмаклы хатлар» (22.01.2026) Гаяз Сируков хаты.

22 января, 14:28

«Бүген залда безнең белән янәшә махсус хәрби операциядә катнашучылар. Сез туган җирегездә хезмәт куйдыгыз, хәзер Ватанны лаеклы саклыйсыз һәм тиз арада җиңүгә ирешүгә өлеш кертәсез», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән аерым өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Популярное

В Татарстане похолодает до -35 градусов

Заслуженный учитель Татарстана впала в кому в Египте

20 января, 2026
0

Алиханов: Переговоры о поставках ТУ-214 выйдут на новый уровень после получения сертификата о безопасности лайнера

Татарстанцам напомнили, кто может пройти диспансеризацию в 2026 году

24 января, 2026
0

В Казани на перекрестке Дубравная — Проспект Победы произошел потоп

В Казани на перекрестке Дубравная — Проспект Победы произошел потоп

18 января, 2026
0

сво

Минобороны РФ: силы ПВО за сутки уничтожили 52 дрона и 5 авиабомб ВСУ

12 января, 2026
0

новорожденный ребенок

Самой возрастной мамой в Татарстане стала 57-летняя женщина

22 января, 2026
0

ГТРК "Татарстан", 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 528-25-68

Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru

16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Положение о применении рекомендательных технологий

  • О компании
  • Контакты
  • Реклама

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»

  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1
      • Россия 24 | Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»