Без инде алдан әйткән идек, ноябрь ае халкыбыз тарихында төрле истәлекле көннәргә, бәйрәмнәргә бик бай. Бүген нәкъ менә шундый истәлекле көннәрнең берсе – Татарстан радиосының тугане көне! Эфирда татар телендә “Казан сөйли!” дигән сүзләр яңгыраганга да 97 ел вакыт узып киткән. Без барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйбыз! Безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт хөрмәтле радиотыңлаучылар!
Бүген шулай ук татар халкы, татар театр сәнгате тарихында билгеле шәхесләрнең берсе – күренекле режиссер, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел. Шул уңайдан бүген башкалабыз Казанда аны искә алу чаралары үтә. Әйтик бүген, 10.00 сәгатьтә татар җәмәгатьчелеге Яңа Татар зиратында М.Сәлимҗанов каберенә чәчәкләр салып, рухына дога кылды. 13.00 сәгатьтә Чехов урамы, 53 адресы буенча М.Сәлимҗановка мемориаль такта ачу тантанасы башланып китте. Тагын бик тиздән, 15.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда режиссер Марсель Сәлимҗановка багышланган күргәзмә ачыла. 19.00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында иҗади очрашу һәм «Баскетболист» спектакленең язмасы күрсәтелә. Һәм шул ук вакытта Камал театрында «Тапшырылмаган хатлар» спектакленең премьерасы була. Аны ГИТИСны тәмамлаган режиссер Әскәр Галимов куйды.
Искә алу чараларның иң зурысы 10 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә Камал театрында булачак. Ул легендар режиссер Марсель Сәлимҗановка багышланган юбилей кичәсе. Программада иҗади номерлар һәм хезмәттәшләренең истәлекләре булачак.
Бу чаралардан Татарстан радиосы читтә калмады. Режиссер Марсель Сәлимҗановка багышлап берничә тапшыру әзерләдек. Хәзер шуның чираттагысын тәкъдим итәбез. Аны без Марсель Хәким улының шәкерте, театр белгече, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан белән бергәләп әзерләдек.










