8нче ноябрьдә республикада кайнар линия эшли. Аны «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсе уздыра. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, мәктәпләр, югары уку йортларына керү проблемалары, килеп туган конфликтлы хәлләр һәм укыту белән бәйле башка мәсьәләләр турында сорарга мөмкин. Кайнар линия итәңге сәгать10нан көндезге сәгать 2гә кадәр эшли.









