Күренекле дирижер Ренат Салаватовның 75 яшьлек юбилее уңаеннан.
Шушы көннәрдә безнең тыңлаучыларыбызның сөекле бер кешесе, Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты, Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Салаватов үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Атаклы дирижер, композитор, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры!
Юбилее белән котлап, концертыбызны оркестрның ул дирижерлык иткән язмаларыннан һәм аның үз әсәрләреннән төзедек.