Татарстан радиосы бүген эфирдагы эшен танылган шагыйрә һәм журналист Дания Гайнетдинова шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция белән башлап җибәрә. Биредә шагыйрәнең иҗат стиле, аның дөньяга, бүгенге көнебезгә карашлары бик ачык булып чагылыш таба.