«Китап – бәһасез мирас». Татарстанда Казахстанның Абай өлкәсе мәдәният көннәре кысаларында тәкъдим ителгән күргәзмә нәкъ шулай атала. Әдәби күргәзмә белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да танышып кайтты.
Абай Кунанбаев — казах халкының күренекле шагыйре. Аны юкка гына казахларның Тукае дип әйтмиләр.
Башта кунаклар музей белән танышты. Семей шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе җитәкчесе Мерей Карт биредә беренче тапкыр.
Әлеге күргәзмәгә бер гасыр элек гарәп һәм латин графикасы кулланып Казанда нәшер ителгән китаплар куелган, алар арсында «Татар тарихы», шулай ук Галимҗан Ибраһимовның “Казак кызы. Кызыл чәчәкләр” китаплары да бар.
Әниемә җырын ишетүгә казах кардәшебез дә сәхнә түренә чыгып җырчыга кушылды. Казах далаларында туган әлеге җыр да бит дуслык күперен ныгытучы уртак мирас. Абайлы һәм Тукайлы кардәш халыклар дуслыгы үрнәкләрен чарада катнашкан галимнәр, язучылар да искәртте.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков Татарстан яңалыклары









