СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел. 2 тапшыру.
Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге мәшһүр режиссер, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановны искә ала. Аның тууына 90 ел тулды. Татарстан радиосы да үз чиратында бу олы шәхесне зурлап берничә тапшыру әзерләде. Исегездә булса, алдагы тапшыруларыбызның берсендә Татарстанның халык артисты, Марсель Хәкимовичның шәкерте Луара ханым Шакирҗанова, остазы турында матур истәлекләре белән бүлешә башлаган иде. Бүген без бу хатирәләр йомгагын сүтүне дәвам иттерергә булдык.










