Танылган тарихчы, археограф, язучы, гаҗәеп дәрәҗәдә зыялы шәхесебез Миркасыйм Госмановның тууына быел 90 ел. Шул уңайдан Татарстан милли китапханәсендә беренче тапкыр галимнең археографик көндәлекләре тәкъдим ителде. Миркасыйм Госмановның кулъязмалары белән Мөршидә Җиһан танышып кайтты.
«Текст» фестивале кысаларында узган әһәмиятле вакыйгаларның берсе — Миркасыйм ага Госмановның мирасын барлау. Галимнең шәхси архивында төрле форматтагы 24 блокнот-көндәлек сакланып калган. Кулъязмаларны җыярга ашыгырга кирәк дигән фикер көндәлектән көндәлеккә кызыл җеп булып үтә: чөнки аларны саклап тоткан буын картая. Яисә ул китапларны зиратка күмә торган булганнар. 1964 елда Миркасыйм абый көндәлгенә менә нәрсә яза «Кайтышлый Кәрим абзый Төхфәтуллин дигән кешегә кердек һәм, уйламаган җирдән, 10–11 кулъязма алдык: бу кулъязма һәм тагын башка китапларны ике капчыкка тутырып, кичен күмәргә әзер торалар икән. Шулай итеп, без бу кулъязмаларны үлемнән коткардык».
Миркасыйм Госманов остазы Шамил Мөхәммәдьяров белән Казан университетында археографик экспедиция оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе. Аның шәкертләре арасыннан байтагы инде фән докторы, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Археографик көндәлекләр белән кызыксынучан укучылар “Мирас” журналы аша өлешчә таныш. Киләчәктә Диләрә Госманова әтисенең археографик көндәлекләрен китап итеп бастырып чыгарырга җыена.
Мөршидә Җиһан, Данил Жданов. Татарстан яңалыклары.