Бүгенге тапшыруыбыз 13 нче ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара күрмәүчеләр көне уңаеннан әзерләнде. Форсаттан файдаланып, без студиягә Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте әгъзаларын чакырдык. Сүз уңаеннан, шуны искәртеп үтик, киләсе елда бу оешма үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бер гасырлык бәйрәменә җәмгыять, аның төбәк оешмасы нинди нәтиҗәләр белән килә соң — бу турыда без киләсе тапшыруларның берсендә сөйләрбез. Ә бүген күрмәүчеләрнең дөньяга карашы, тормыш рәвешләре белән башкаларга үрнәк булып торулары хакында сөйләшербез.









