Җир туңып кар төшүгә авылларда, татар халкының миллилеген сыйдырган Каз өмәсе оештырыла башлый. Каз өмәсе тарихка алып кайтучы йолаларыбызның берсе. Шушы көннәрдә әлеге бәйрәм Казанда да оештырылды.
Әбиләр әйтүе буенча, элек яшь кызлар, казлары күп булган хуҗаларга җәй көне үк өмәгә килүләре турында әйтеп куя торган була. Чөнки казны эшкәртүдән тыш, егет-кызлар уеннар уйнап, җырлап — биеп үзара танышып, яраша, кавыша торган булган. Шундый милли бәйрәмнәрдә яңа гаиләләр барлыкка килгән дә инде.
Авылларда гына түгел, шушы көннәрдә шәһәр үзәгендә дә 6нчы тапкыр оештырылып килүче Каз өмәсе гореф-гадәтләребезне яңартуның ачык мисалы.
Бу бәйрәм йолаларыбызны саклап калу өчен генә түгел, Республика төрле милләт вәкилен сыйдыра, Казанга килгән кунаклар да тарихыбыз, бәйрәмнәребез белән якыннан таныша ди оештыручылар.
Ә авылда туып-үскән кеше ишетеп түгел, күреп, катнашып яши. Һәрбер авылның Каз өмәсенә кагылышлы аермалы ягы була. Шуларны яшь буынга җиткерә алыубыз сөендерә ди шәкертләрен бирегә алып килүче остаз.
Алия Галиуллина, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.









