«Бала-Сити» күптелле балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның бишенче республикакүләм «Туган тел фестивале» уздырды.
Фестивальне Татартсан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, «Бала-Сити» күптелле балалар бакчасы оештыра. Биш ел дәвамында фестивальдә Татарстан Республикасы балалар бакчаларыннан 500гә якын мөдир, методист, укытучы һәм тәрбияче катнашты. Фестивальнең максатлары: Тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик юнәлешләр белән таныштыру.
— Татар телендә укытуның сыйфатын үстерү барышында барлыкка килгән сораулар һәм туган тәкъдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру. Шулай итеп, фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләренә тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру мәйданына әверелә.
Фестиваль географиясе быел да шактый киң: Татарстан Республикасының Түбән Кама, Мөслим, Питрәч, Бөгелмә районнары һәм Казан шәһәрләреннән килгән белгечләр спикер буларак остаханә дәресләре уздырды.
Хәзерге көндә семинарлар белем алуның популяр формаларының берсе булып тора, педагоглар тарафыннан белем бирү дәрәҗәсен күтәрүнең нәтиҗәле ысулы буларак актив кулланыла.









