Шул уңайдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында гала-концерт узды.
Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ТЭФИ-KIDS» 2024 телевизион милли премиясе иясе «ШАЯН ТВ» — тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. 5 ел эчендә «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесендә 500 кеше катнашкан, 50 автор һәм композитор язган 25 җыр җиңүче исеменә лаек булды, шулай ук 4000 тиражлы эксклюзив җыентык басылып чыкты. «Балачак җыры» циклы кысаларында 50 концерт куелган, аларны 25 000 бала тамаша кылган.
Бәйрәм чарасында «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре үзләренең лаеклы бүләкләренә ия булачаклар. Җиңүчеләргә акчалата бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тапшырды. Ниһаять, яшь йолдызлар арасыннан лаеклы Гран-при иясе билгеле булачак!









