Бүген Казанда Россия белән Кытайның хезмәттәшлегенә багышланган «РОСТКИ» халыкара форумы башлана. Быел ул икенче тапкыр уза, анда10 меңнән артык катнашучы көтелә. Алар өчен масштаблы эшлекле һәм мәдәни программа әзерләнгән. Россиянең 69 төбәге, Кытай халык республикасының 26 субъекты, 6 хөкүмәт делегациясе һәм
10 мең катнашучы — бу узган елдан 2 тапкырга артык. Быел аны илләр дипломатик мөнәсәбәтләренең 75 еллыгына багышлый. Республика да үз өлешен кертә, шул исәптән “Ростки” форумы исемендә дә — Россия, Татарстан, Кытай. Безнең республика һәм Кытай Халык Республикасы арасындагы товар әйләнеше 3 миллиард доллардан артып китте, 8 килешү гамәлдә, Казан-Шанхай рейсы шулкадәр популярлык алды, һәтта аны мартка кадәр озайттылар. “Ростки”да килешүләр саны арта — ике яклы килешүләргә 25 имза кую планлаштырыла. Форумда дистәләрчә остаханәләр һәм очрашулар. Форумның мәдәни программасын бүген делегацияләр Тукай скверында агач үсентеләрен символик рәвештә утыртудан башлана. Иң көтелгәне — чәй тантанасы, рус, кытай һәм татар стилендә өч бүлмә рәсмиләштерәчәкләр, кунакларны милли чәй һәм чәкчәк белән сыйлыйлар. Форум 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә.









