Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Вознесение трактының икенче чираты төзелеше барышы белән танышты. Ул автомобиль юлын карады, шулай ук Казанның Җиңү проспектыннан алып «Волга»М7 федераль трассасына кадәр автомобиль руле артында барды.
Казанда “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы ачыла. “Форумга 10 меңнән артык катнашучы теркәлгән”, — дип белдерде чарага әзерлек турында брифингта республика Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Казан мэры Илсур Метшин «Zа Победу – Җиңү өчен» хәрәкәтенең тегү һәм җитештерү цехларында булды. Анда активистлар эштән буш вакытта маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, киемнәр тегәләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыялар.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә 2030 елгы чорга һәм киләчәк 2036 елга кадәр үсешнең илкүләм максатларына ирешү өчен бердәм план формалаштыру буенча стратегик сессия утырышында катнашты. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.
Бүген Казанда “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы ачылды. Анда ун меңнән артык кеше катнаша. Эшлекле программа сәүдә, инвестицияләр, технологияләр, таможня арбитражы, логистика, төзелеш, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгариф, туризм, мәдәният юнәлешләре буенча 70 утырыштан тора.
2033 елда Татарстанда урта гасыр шагыйре Кол Галинең, шулай ук аның танылган әсәре «Кыйссаи Йосыф»ның 850 еллыгын бәйрәм итү күздә тотыла. Чараларны әзерләү һәм уздыру планы турындагы карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Кичке чыгарылышлар

Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы кысаларында чаралар башланды.
16-18 ноябрь көннәрендә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы була.
Татарстанга 13-16 ноябрьдә 17 Россия Герое килә һәм мәктәп һәм лагерьләрдә батырлык дәресләре үткәрә.