8-10 ноябрьдә “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсының финалы узды. Ул быел “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан 24нче тапкыр уздырыла. Конкурсның өченче этабына жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынган әсәрләрнең авторлары чакырылган. Быел «Поэзия» номинациясендә Эльвина Миңнуллина һәм «Проза»да Фирүзә Бикбаева Гран-прига лаек булдылар.
Әлеге конкурсның финалы белән без дә танышып кайттык, жюри әгъзаларының яшь каләмчеләрнең иңнәренә канат куя торган сүзләрен тыңладык, оештыручылардан эшнең нечкәлекләрен сораштык, катнашучыларның хис-кичереш-фикерләрен белдек.