“Авырлыклар безне тагын да ныграк берләштерә, кыйблабызны дөресләргә ярдәм итә”, ди үзе теләп махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм итү белән шөгыльләнүче Идел буе су транспорты университетының Казан филиалы директоры Ильяс Сәлахов. Бу хакта тулырак сөйләү өчен без аны бүген студиягә чакырдык. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.









