Казанда Россия белән Кытайның хезмәттәшлегенә багышланган «РОСТКИ» халыкара форумы бара. Быел ул икенче тапкыр уза, 10 меңнән артык катнашучы.
Алар өчен масштаблы эшлекле һәм мәдәни программа әзерләнгән. Россиянең 69 төбәге, Кытай халык республикасының 26 субъекты, 6 хөкүмәт делегациясе. Быел аны илләр дипломатик мөнәсәбәтләренең 75 еллыгына багышлый. Бүген Russia-China Expo экспозиция күргәзмәсе ачыла, пленар утырышлар, «Мир» кинотеатрында фильмнар карау, шулай ук форумда дистәләрчә остаханәләр һәм очрашулар уза. Чәй тантанасы, рус, кытай һәм татар стилендә өч бүлмә рәсмиләштерәчәкләр, кунакларны милли чәй һәм чәкчәк белән сыйлыйлау каралган. Форум 15нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Шул ук көнне Россия Кытай командалары арасында теннис турниры оештырыла.









