Казанның үзәк стадионында махсус хәрби операция барышында кулга төшерелгән хәрби техника күргәзмәсе эшли.
Танклар, бронетранспортер, һәм Украинага Япония, Америка кушма штатлары, Бөек Бриатния, Германия, Төркия тарафыннан җибәрелгән хәрби машиналар. Күргәзмәнең төп бурычы — Россия күрше дәүләт белән түгел, ә НАТО илләренең бөтен хәрби көче белән хәрби хәрәкәтләр алып баруын искә төшерү, шунда ук контракт буенча хәрби хезмәтнең мобиль пункты урнаштырылган. Һәр теләүче контракт төзү, нинди документлар кирәклеген бөтен мәгълүматны белә ала. Күргәзмә Самарадан килде, һәм киләсе атнада ук сыналган техника һәм дошманның ату кораллары Ульяновскига юл тота. Күргәзмә19 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итә.









