Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге күренекле режиссер, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә. Бу истәлекле датадан Татарстан радиосы да читтә калмады. Марсель Сәлимҗановны искә алып, берничә тапшыру әзерләдек. Хәзер шуларның чираттагысын тәкъдим итәбез. Татарстан радиосының алтын фондындагы әлеге тапшыру мөхәррир Җәүдәт Дәрзаман һәм режиссер Әлфинур Хисами тарафыннан 2004 елда әзерләнгән. Тапшыруда СССРның халык артисты, күренекле актер Шәүкәт Биктимеров катнашкан һәм Марсель Сәлимҗанов турындагы истәлекләре белән бүлешкән. Димәк, бүген татар халкының ике зыялысы – Җәүдәт Дәрзаман һәм Шәүкәт Биктимеровның әңгәмәсен тыңларга тәкъдим итәбез. Ни кызганыч, бу шәхесләрнең берсе дә бүген безнең арабызда юк. Аларның якты рухларын искә алып тыңлыйк. Тапшыру Г.Камал ис. ТДАТ режиссер Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп бара.










