Көндезге чыгарылыш
Казанда “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы эшен дәвам итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Кытай Коммунистлар партиясе комитетының Синьцзян-Уйгыр автономияле районы секретаре урынбасары, Синьцзян җитештерү корпусы җитәкчесе Хэ Чжунъю белән очрашты.
Татарстан РәисеРөстәмМиңнехановтрофейтехникасыныңкүчмәкүргәзмәсендәбулды. Казанда күргәзмә шәһәрнеңМеңьеллыгымәйданында19 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән гуманитар йөк китерделәр. Йөк Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә шәһәр халкы соравы буенча җыелган.
Кичке чыгарылышлар
“КазаньЭкспо” үзәгендә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумын һәм күргәзмә экспозициясен ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Кытай Коммунистлар партиясенең Синьцзян-Уйгур автономияле районы комитеты секретаре урынбасары Хэ Чжунъю, Кытайның Россиядәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Лю Цзюнь, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, башка кунаклар катнашты.
Форумның «РЕБУС: Агломерацияләр. Чакырулар. Перспективалар» дигән сессиясе булды. Утырышта XXI гасырда шәһәр агломерацияләренең проблемалары һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Татарстан Рәисе Александр Соколовка форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде, сентябрьдә Киров шәһәренең 650 еллыгы уңаеннан бәйрәм чараларын уңышлы уздыруы белән котлады. Александр Соколов Рөстәм Миңнехановка «Киров шәһәренең 650 еллыгы истәлегенә» юбилей медален тапшырды.
“КазаньЭкспо” үзәгендә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумын һәм күргәзмә экспозициясен ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Кытай Коммунистлар партиясенең Синьцзян-Уйгур автономияле районы комитеты секретаре урынбасары Хэ Чжунъю, Кытайның Россиядәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Лю Цзюнь, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, башка кунаклар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумының «Россия һәм Кытай Бөтендөнья нефть-газ химиясе индустриясендә» сессиясендә катнашты. Ул Россия һәм Кытай арасында нефть-газ, химия сәнәгатендә үзара файдалы партнерлыкка багышланды.
Рөстәм Миңнеханов Россиядәге Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь, Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ белән очрашты.