Китапханә – ул күңел дәваханәсе. Ә анда эшләүчеләр балалар һәм өлкәннәр өчен төрледән-төрле китаплар тәкъдим итәләр. Роза Закирова Кукмара арйоны, Зур Сәрдек авылы мәктәбендә 10 елга якын китапханәче булып эшли, бүгенге көндә аның карамагында 18 меңнән артык китаплар һәм дәреслекләр бар.
Ул китапханә эше турында барысын да белә. Роза Закирова мәктәп китапханәсендә 10 елга якын эшли. Бу еллар дәвамында ул китапларны саклаучы гына түгел, ә укучылар өчен чын остаз, аларны укырга һәм танып белергә рухландыручы да булып тора.
Бүгенге көндә китапханәдә 18 меңнән артык матур әдәбият китабы һәм дәреслекләр бар. Шулай да, балалар өчен электрон мәгълүмат эзләү чаралары да каралган. Китапханәче сүзләренә караганда, китапларның ике төрлесе дә укучылар арасында киң таралыш алган.
Педагоглар һәм укучылар билгеләп үткәнчә, Роза Ринатовна һәр балага күңеленә хуш килгән китап табарга һәм әдәбият турындагы белемнәрен уртаклашырга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Китапханәче хезмәте җиңелләрдән түгел. Әмма бу һөнәрне сайлаган кешеләр үз эшләренә тугры калып, кешеләргә китаплар аша ан-белем алып киләләр.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары. Кукмара районы.









