Татарстан Рәисе “РОСТКИ” Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумында республиканың нефть-газ химиясе үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Россия һәм Кытай арасындагы җайга салынган элемтәләр һәм яңа перспективалар: инвестицияләрдән алып инновацияләргә кадәр, транспорттан алып медицинага, мәдәнияткә, авыл хуҗалыгына кадәр күп төрле мәсьәләләр буенча фикер алышулар.
Синьцзян җитештерү-төзелеш оешмасы Рөстәм Миңнехановка хезмәттәшлек үрнәкләрен күрсәтә. Татарстанда Кытай белән уртак эшчәнлекне җәелдерү өчен мөмкинлекләр шактый. Россия регионнары арасында беренче итеп Кытай делегациясе Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы белән килешүгә кул куйды. Мондый ышаныч — Кытай Халык Республикасы Рәисенең Казанга БРИКС саммитына визиты нәтиҗәсе.
Хезмәттәшлекнең географиясе киңәя. Быел форум 10 мең катнашучыны берләштерде. Дистәләгән эшлекле очрашулар билгеләнгән, ике көн эчендә кул куелган килешүләр саны да – 25 кә җитте.
Татарстан Рәисе Россия — Кытай хезмәтәшлегенең нефть-газ химиясе өлкәсендә нәтиҗәле юнәлешләрен билгеләде. Шулай ук халыкның яшәү сыйфатын арттыру тәҗрибәсе дә игътибарга лаек. Кытайның 700 меңнән артык кешесе цифрлы үсеш технологияләрен файдаланып ярлылыктан котылган.
Россия-Татарстан-Кытай мөнәсәбәтләрен ничек ныгытырга? Көнбатыш басымына һәм санкцияләренә карамастан аларны ничек үстерергә икәнлеге хакында бүген «Ростки» форумының пленар сессиясендә фикер алышалар. Диана Дасаева, Ренат Сәхибгәрәев, Мөршидә Җиһан. Татарстан яңалыклары.









