Татарстанны алга таба берләштерелгән агламерацияләр итеп күрәләр.
Казан Экспода параллель рәвештә бүген тагын бер мөһим вакыйга — «Ребус: Агломерацияләр. Чакырулар.Якын киләчәк» форумы уза.
Бүген агломерацияләр ягъни шәhәрләр hәм шәhәр яны бистәләренең берләшүе — төбәк икътисадының төп үсеш нокталары. Бирегә Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин да килде. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 3 агломерациясен: Казан, КАмск, Әлмәт агломерацияләрен үстерү проектын тәкъдир итте. Аларга тулаем региональ продуктның 85%ы туры килә. Аларны үстерү мастер-планнар нигезендә бара, алар стратегияләргә җавап бирә. Шул ук вакытта һәр агломерациянең мастер-планы — үсешнең икътисадый нокталары язылган документ кына түгел, бәлки бу урыннарның тарихи мирасы да исәпкә алынган, мәдәни мирасы да бар, аларның заманча тормыш өчен яраклашу вариантлары бар, — болар барысы да дистә елларга алдан җирлекләрне үстерүнең озак вакытлы планнары.









