Иртәнге чыгарылыш
“КазаньЭкспо” үзәгендә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумын һәм күргәзмә экспозициясен ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Кытай Коммунистлар партиясенең Синьцзян-Уйгур автономияле районы комитеты секретаре урынбасары Хэ Чжунъю, Кытайның Россиядәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Лю Цзюнь, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, башка кунаклар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумының «Россия һәм Кытай Бөтендөнья нефть-газ химиясе индустриясендә» сессиясендә катнашты. Ул Россия һәм Кытай арасында нефть-газ, химия сәнәгатендә үзара файдалы партнерлыкка багышланды.
Рөстәм Миңнеханов Россиядәге Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь, Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ белән очрашты.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Кытай белән Россия хезмәттәшлегендә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булып тора. Бу хакта Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо «РОСТКИ: Россия һәм Кытай-үзара файдалы хезмәттәшлек» икенче халыкара форумында Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусының сәүдә – икътисадый хезмәттәшлеген тәкъдир итүдә белдерде.
«Казанда Көнчыгыш базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивален уздыруга багышланган матбугат конференциясе үтте. Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева фестивальдә узачак «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге хәл һәм үсеш перспективалары» дигән фәнни-гамәли конференциянең әһәмиятен ассызыклап үтте.
Татарстан Милли китапханәсендә ислам уку йортлары студентлары арасында BRICS илләре катнашындагы ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада җиңүчеләр рәсми бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада Казанда Россия ислам институтында үтте.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Кытай компанияләренең Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казань Экспо” үзәгендә «Татарстан үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге»нә багышланган түгәрәк өстәл утырышында белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ватан Геройлары вахтасы» проектында катнашучы Россия геройлары белән очрашты. Ул бу хакта үз Telegram-каналында язган.
Лениногорскида туып-үскән, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов һәм башка каһарманнар турында 11нче сыйныф өчен бастырылып чыккан тарих дәреслегендә укырга була. Дәреслектә Дамир Исламов җитәкләгән танк экипажының батырлыгы тасвирлана.
Казанда “РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумында Татарстан Хөкүмәте һәм Уралсиб банкы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Уралсиб банкы президенты Евгений Коган кул куйды.
Татарстан Кытай компанияләренең Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казань Экспо” үзәгендә «Татарстан үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге»нә багышланган түгәрәк өстәл утырышында белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ватан Геройлары вахтасы» проектында катнашучы Россия геройлары белән очрашты. Ул бу хакта үз Telegram-каналында язган.