Өченче тапкыр үткәрелүче халыкара «Шәрык базары» тугандаш халыкларны тагын да якынайта.
Быел халыкара «Шәрык базары» төрки эстрада фестивале өченче тапкыр уздырыла. Ул төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән эстрада артистларының уртак мәйданы.
Чакырып кунагың килмәсә- иң начары шул диләр. Кызыксынучыларның, катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы сөендерә. Географиясе дә елдан ел киңәя.
Быел беренче тапкыр фестивальдә төрки яшь башкаручылар бәйгесе оештырыла. Шулай ук Каракалпак мәдәнияты көннәре дә уздырыла.
Казанда «Шәрык базары» бөтен Шәрык дөньясыннан җыелган башкаручылар катнашында Россиядә бердәнбер зур фестиваль. Быел әлеге чарада 50 илдән һәм Россия Федерациясенең төбәкләреннән күпсанлы артистлар һәм бию коллективларының катнашуы көтелә. Төрки халыкларның сәнгәтен аңлар өчен тәрҗемә кирәкми. Бергәлек hәм дуслык иҗат, сәнгать аша ныгый.
Фестивальдә көтелгән кунакларның берсе «Ялла» төркеме. Быел чара 20нче ноябрьдә башлана. Гала — концерт пирамида концертлар залында 30нчы ноябрьдә була.
Алия Галиуллина, Татарстан яңалыклары.









