6-17 ноябрьдә Казанда «Тау Фест» Өченче гаилә китап фестивале уза. Бу Россия һәм Белоруссиянең танылган язучыларын, шулай ук рәссамнарны һәм укучыларны бер мәйданчыкка җыйган мөһим мәдәни вакыйга.
Фестиваль «Московский» Мәдәни үзәгендә уза, анда Россия шәһәрләреннән 30 нәшрият тәкъдим ителә. Китап фестиваленең төп максаты гаиләдә уку культурасын булдыру, балаларның һәм ата-аналарның уртак ялын, танып белү һәм иҗат эшчәнлеген оештыру аша укучылар кызыксынуын арттыру. Программада танылган балалар язучылары һәм яшүсмерләр өчен китаплар авторлары белән очрашулар, рәссам-иллюстраторлар белән иҗади очрашулар, мастер-класслар, мультфильмнар һәм нәфис фильмнар күрсәтү, бер урында төрле яшьтәгеләр өчен 50 дән артык күләмле чара каралган!









