Синоптиклар хәбәр итүенчә бүген болтылы һава торышы була. 2 градус җылы булыр дип көтелә. Җил көньяк — көнбатыштан, уртача тизлектә. Урыны белән яңгыр, җепшек кар явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин, сак булыгыз.
Шул уңайдан, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә кешеләрне, игътибарлы булырга чакыралар. Җәмәгать, шәхси трансопртларын йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, җәяүләләр урамнарны һәм юлларны кичкәндә сак булырга тиеш.









