Игътибарыгызга “Күрше хакы” тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Без аны ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез.
Бүгенге тапшыруыбыз ут күршеләребез – марилар турында. Марилар — фин-угор халыклары төркеменә карый. Күрше Мари Республикасының төп халкы. Үзатамалары – мари, иске рус язмаларында – черемис, татарларда – чирмеш дип тә йөртәләр. Татар энциклопедиясе сайты мәгълүматлары буенча, 2020 елгы җанисәпкә карасак, Россиядә аларның саны – 424 меңгә якын. Татарстанда мариларның саны – 15 меңнән артык.
Безнең республикада марилар башлыча Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарында гомер итәләр.
Бүген тапшыруыбызның иҗат төркеме Кукмара районы Княгор авылында кунакта. Бу авылга 18 нче йөздә нигез салына дип санала.
Бүгенге әңгәмәдәшем – педагог, ТРның атказанган укытучысы, “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле җитәкчесе Леонид Александрович Искаков. Ул үзе мари милләтеннән булса да, бик күп татарларны көнләштерерлек дәрәҗәдә татарча сөйләшә.