Кырык алты ел механизатор булып эшләүче Петр Барабанов үз тракторының кабинасына аяк киемен салып керә.
Буа районы, Заря” агрофирмасы механизаторы Петр Барабанов эшендә алдынгы ул. Күптән түгел “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнгән. Тулырак алдагы язмада.
Кырык алты ел хезмәт cтажы булган Петр Барабанов соңгы егерме елда “Фенд” тракторында эшли. Ул үз техникасына гаҗәп сакчыл карый. Хәтта кабинасына да аяк киемен салып керә. Тракторын заманча техникага алмаштырырга тәкъдим иткәч тә баш тарта.
Аңа тракторчы хезмәте балачактан таныш. 1978нче елдан, мәктәпне тәмамлагач ул Корбаш бистәсе егете тракторчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Армия хезмәтеннән соң туп-туры авылга кайта. “К-700” тракторына утыра. Шуннан бирле һәр елны яздан алып көзгәчә аның эш тәртибе кабатлана килә.
Тәҗрибәле механизатор күп яшьләргә остаз булган кеше. Эше белән дә, сүзе белән дә төшендерә ул. Тракторчы Александр Степанов та аның мәктәбен үткән кеше.
Петр Барабановның озак еллык хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнә. Ул Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. “Фидакарь хезмәте өчен” медале бар. Ә күптән түгел Татарстан Рәисе аңа “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале тапшырды.
Алия Галиуллина, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары









