Гыйлемхан Хафизов 40 елдан артык куяннар үрчетә. Бу сөйкемле җан ияләрен каравы аңа шатлык кына китермичә, ә буш вакытын файда белән үткәрергә мөмкинлек бирә.
Гыйлемхан Хафизов кечкенәдән хайваннарны ярата. Ул аларны сату өчен түгел, ә яраткан шөгыль булганга асрый. Ташкент шәһәрендә участковый булып эшләгәндә үк ул куяннар үрчеткән. 40 ел элек Гыйлемхан Хафизов туган якларына әйләнеп кайта һәм хәзер Зур Сәрдек авылында яши. Үзенең шөгылен ул монда да дәвам иткән.
Хәзерге вакытта аның хуҗалыгында 20дән артык куян бар. Алар уңайлы шартларда асрала һәм бу хайваннар өчен билгеле бер рацион төзелгән.
Куян үрчетү Хафизовларда гаилә эшенә әверелгән. Гыйлемхан абыйга бу эштә хәзер хатыны, балалары һәм оныклары булыша.
Гыйлемхан абый әйтүенчә, аның шөгыле-хайваннарга мәхәббәт һәм үз эше белән мавыгуның олы яшьтә актив һәм бәхетле тормыш сере була алуына дәлил.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.









