Иртәнге чыгарылыш.
Бу көннәрдә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы уза. Бүген аның пленар утырышы планлаштырылган.
Татарстаннан дүрт кеше «Минем илем – минем Россиям» бөтенроссия конкурсының ХХІ сезоны финалына үтте.
Бу атнада «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының зона этаплары башланып китә.
Кичке чыгарылышлар
Россия Президенты Владимир Путин Казан федераль университеты укытучыларын, студентларын, аспирантларын һәм чыгарылыш укучыларын югары уку йортының 220 еллыгы белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XVII форумының пленар утырышында катнашты. Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә татар җирлекләрен үстерүгә керткән зур өлешләре, милли гореф-гадәтләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнашучыларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Рәисестипендияләрекүләме арттырылды. Бу турыдагы Указга РөстәмМиңнехановкул куйды. Электүләүкүләме7 мең сум булса, хәзер ул 10 мең сумга күтәрелгән. “Әлеге указ аңа кул куйган көннән үз көченә керде һәм 2024 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла», — дип билгеләп үтелә документта.