Катнашучылар теоретик әзерлекне төгәлләп, фермерларда практика узып уңыш серләрен төшенә. Алар балык үрчетү предприятиеләрендә, шулай ук кооперативлар булдыруны өйрәнү өчен Лаеш районына булдылар.
Эшмәкәр Рамил Яруллин үз эшен 2015 елдан башлап Чәй һәм үлән әзерләү цехыннан башлаган. Бүген мондый эш белән шөгыльләнүчеләр ике йөзгә якын, ә җитештерү сәнәгать күләмнәренә кадәр арткан.
Барысы да җайга салынган — продукция җыю, төргәкләү, сату.
Авыл хуҗалыгы кооперативы башлыгы яшь фермерларга уңыш серләре белән уртаклаша, аларның сорауларына җавап бирә һәм яңа һөнәргә җентекләп алынырга киңәш итә. Укучылар үзләре өчен яңа юнәлешләр дә ача.
Мәгариф проектында катнашучылар инде Чүпрәле, Балтач һәм Балык Бистәсе районнарында булды. Һәм һәркайда үзләре өчен киләчәк эш өчен яңа алымнар отып кала.
Быелгы мәгариф программасын тәмамлаучылар булып «Балык үрчетү» һәм «Кооперация» юнәлешләре буенча башлап килүче 35 аграрий торачак. Уку курсы бизнес-проектларны яклау белән тәмамлана.
Дмитрий Второв, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары, Лаеш районы









