Быел “Насретдинов укулары” — фәнни-мәгариф конференциясе Марий Эл республикасының Бәрәңге бистәсендә өченче тапкыр узды.
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе һәм аның канаты астында эшләүче Марий Эл мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган әлеге чара шушы төбәктә туып-үскән һәм хезмәт иткән дин әһелләре Насретдиновларга хөрмәт йөзеннән “Насретдинов укулары” дип исемләнгән. Быел ул “Гаилә — мөселман өммәтенең бер нигезе” дигән темага багышланды. Бәрәңге бистәсендә узган III фәнни-мәгариф конференциядә чыгыш ясаучылар милли һәм рухи кыйммәтләрнең нәкъ менә гаиләдә саклануына басым ясады. Төбәк тарихчылары замана үзгәрешләренең татар гаиләсендәге кыйммәтләрне тамырдан үзгәртә алмавын билгеләп узды. Бу бигрәк тә, динне тотып, туган телебездә сөйләшеп, милли гореф-гадәтләр дә сакланган гаиләләргә хас.
«Насретдинов укулары» барышында бүләкләр дә өләштеләр. Күп балалы мөселман гаиләләренә мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге гаиләләр күп бала табып, аларны иң күркәм үрнәктә тәрбияләү белән беррәттән, һәрдаим мәхәллә һәм гомумән, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Шуның белән башкаларга үрнәк тә.









