Татарстанда кабат һава шартлары начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән республикада урыны белән секундына 15-17 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан исүче җил фаразлана.
Моннан тыш, 19 ноябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төбәктә кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, томан төшә.









