Иртәнге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин Казан федераль университеты укытучыларын, студентларын, аспирантларын һәм чыгарылыш укучыларын югары уку йортының 220 еллыгы белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XVII форумының пленар утырышында катнашты. Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә татар җирлекләрен үстерүгә керткән зур өлешләре, милли гореф-гадәтләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнашучыларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Рәисестипендияләрекүләме арттырылды. Бу турыдагы Указга РөстәмМиңнехановкул куйды. Электүләүкүләме7 мең сум булса, хәзер ул 10 мең сумга күтәрелгән. “Әлеге указ аңа кул куйган көннән үз көченә керде һәм 2024 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла», — дип билгеләп үтелә документта.
Көндезге чыгарылыш
Казан Кремлендә «Чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү өлкәсендә хакимият органнары эшчәнлеген җайга салу механизмнарын камилләштерү турында»гы мәсьәлә буенча утырыш булды.
Быел Казанда рекордлы рәвештә 2,4 млн квадрат метрдан артык юл салганнар һәм төзекләндергәннәр.
20 ноябрьдә Татарстанда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.
Кичке чыгарылышлар
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча республика һәм федераль программалар тулысынча үтәлгән. Бу хакта республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видео элемтә аша Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Казан дәүләт Федераль университетының 220 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм киләчәктә университет үсешенең перспектив юнәлешләре турында матбугат конференциясе узды. Анда университеты ректоры, республика югары уку йортлары ректорлар Советы рәисе Ленар Сафин, уку йорты проректорлары, галимнәр катнашты.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Белорус телеграф агентлыгы» республика унитар предприятиесе генераль директорлары Шамил Садыйков белән Ирина Акулович Минскида мәгълүмат алмашу буенча хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады.