Зиннур Мөҗип улы Мансуровка 75 яшь. Шул уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында зур кичә булып узды. Тулырак Фәннур Хәсәнов язмасында.
Зиннур Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый; аларның кайберләре республика балалар газетасында һәм Татарстан китап нәшрияты чыгарган күмәк җыентыкта басыла. Бүгенге көнгә инде аның бик күп басмалары дөнъя күрде.
Зиннур Мөҗип улы Мансуров Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. “Социалистик Татарстан” газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче булып эшли.
Шигърияттән тыш, Зиннур Мансуров әдәби тәнкыйть һәм очерк жанрларында да уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар.
Зиннур Мансуров «Мәдәни Җомга» гәзитенең алыштыргысыз баш мөхәррире, «Социалистик Татарстан», «Казан утлары» журналының әдәби бүлек мөдире булып эшли, ТАССРның дәүләт телерадиокомпаниясендә сәнгать тапшыруларының баш мөхәррире вазифасын башкара.
Зиннур Мансуров Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Шәйхи Маннур, Һади Атласи, Гаяз Исхакый премияләре лауреаты. Кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге ярдәме белән оештырылды.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.









