14 ноябрьдә – Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге баш табибы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Рамил Габделхак улы Тураев канның кеше тормышындагы роле, Татарстанда донорларның әһәмияте һәм алар өчен тудырылган чаралар турында сөйләячәк, 528-25-32 һәм 528-25-21 телефоннары аша тыңлаучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирәчәк.










