Иртәнге чыгарылыш
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча республика һәм федераль программалар тулысынча үтәлгән. Бу хакта республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видео элемтә аша Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Казан дәүләт Федераль университетының 220 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм киләчәктә университет үсешенең перспектив юнәлешләре турында матбугат конференциясе узды. Анда университеты ректоры, республика югары уку йортлары ректорлар Советы рәисе Ленар Сафин, уку йорты проректорлары, галимнәр катнашты.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Белорус телеграф агентлыгы» республика унитар предприятиесе генераль директорлары Шамил Садыйков белән Ирина Акулович Минскида мәгълүмат алмашу буенча хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады.
Көндезге чыгарылыш
Казанда октябрь аенда узган БРИКС саммитының максаты – уртак үсешкә юлны билгеләү иде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Новые люди» партиясе җитәкчесе Алексей Нечаев белән очрашуда белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань провинциясе Чэндуга шәһәренә эш сәфәре белән килде. Ул биредә берничә компания эшчәнлеге, шәһәр территорияләрен үстерү проектлары белән таныша, шулай ук рәсми очрашулар каралган.
Татарстан халкын #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе финалында республикага ярдәм итәргә һәм төбәк өчен тавыш бирергә чакыралар.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистлар партиясенең Сычуань провинциясе комитеты секретаре Ван Сяохуэй белән очрашты. Республика Рәисе җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде, соңгы елларда Россия белән Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен, ә Татарстанның аларны ныгытуга үз өлешен кертүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Кытайның FAW Toyota Motor автомобиль җитештерү компаниясендә булды. Татарстан Рәисе цехларны, җыелган машиналарны карады. Аңа машина төзелеше технологияләре, башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләделәр.
Мәскәүдә РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алачаклар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистлар партиясенең Сычуань провинциясе комитеты секретаре Ван Сяохуэй белән очрашты. Республика Рәисе җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде, соңгы елларда Россия белән Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен, ә Татарстанның аларны ныгытуга үз өлешен кертүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Кытайның FAW Toyota Motor автомобиль җитештерү компаниясендә булды. Татарстан Рәисе цехларны, җыелган машиналарны карады. Аңа машина төзелеше технологияләре, башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясендәге Яңа Тянь фу районы концепциясе белән танышты. Ул Чэнду шәһәреннән 30 чакрым Көньякта урнашачак.