Кукмараның «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә курчак рәвешендә открытка ясау буенча остаханә оештырылды.
Бирегә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм битараф булмаган волонтерлар җыелды. Балалар, волонтерлар белән бергә, якыннары өчен бик яхшы бүләк — открытка булдырды. Очрашуның төп максаты – иҗади күнекмәләрне үстерү генә түгел, ә үз хисләреңне сәнгать аша белдерү мөмкинлеге дә. Волонтерлар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга беренче тапкыр гына ярдәм итми. Шәфкать тернәкләндерү үзәге Волонтерлар белән актив хезмәттәшлек итүен дәвам итә, мондый остаханәләр һәм сәламәтлекне яхшыртуга юнәлдерелгән башка чаралар оештыра.









