21 ноябрь — Россия Федерациясе салым оешмалары хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан тапшыруда Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче санлы районара салым инспекциясе бүлек җитәкчесе, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Россиянең мактаулы икътисадчысы Мөнир Әмир улы Шәйдуллин катнашачак һәм тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.