Салымыңны түлә дә тынычлап йокла. Республикада физик затларның мөлкәт салымнарын түләүгә салым хәбәрнамәләр тарату дәвам итә. Әмма мөлкәткә салым буенча бурычлардан котылу өчен иң элек физик затка килгән электрон салым белдерүе кәгазьләрен дөрес ала белергә дә кирәк.
Физик затларның бер ишесенә салым квитанцияләре кәгазьдә почта аша килә. Әмма күпчелек халык электрон сервислардан файдалана. Салым түләүче шәхси кабинеты һәм “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы аша түли. Белгечләргә бу уңайдан ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Шулай ук мөлкәткә салым түләү белән бәйле аерым хәлләрне дә тикшерттеләр. Исегезгә төшерәбез, физик затларның мөлкәтенә салым түләү вакыты ахырына якынлаша. Россия Федерациясе территориясендә мөлкәт салымнарын түләүнең соңгы көне 2нче декабрьгә билгеләнгән.









