Буа якташлык җәмгыяте «Ватанпәрвәрлекне сүз белән түгел, эш белән раслый!» Пирамида концертлар залында Буа төбәгендә туып-үскән якташлар очрашуы үткәрелә.
“Туган як — мин сиңа мәдхия җырлыйм” — дип аталган очрашуда Кече ватаннарын кайгыртып яшәүче якташлар, үрнәк гаиләләр бүләкләнә. Очрашу кунаклары — танылган артистлар: Фирзәр Мортазин, Ренат Рәхмәтуллин. Сәхнә түрендә Камил Вәлиев кебек яшь талантлар һәм әлбәттә инде Буа районының җирле үзешчән сәнгатькәрләре чыгыш ясый. Туган як кадерен белүчеләр очрашуы 1 нче декабрь көндезге сәгать бердә Пирамида концертлар залында була.









