Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның беръюлы биш китабын тәкъдир иттеләр. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган биш китабының яңа басмаларын тәкъдим итү кичәсе узды.
Чараның якты мизгелләре киләсе язмада.
Татарстан китап нәшриятенең балалар өчен бастырылган китаплар исемелегендә 100дән артык китап бар. Шуларның күп өлеше Роберт Миңнуллинныкы. Мәктәп елларында ук кәләм тибрәтә башлаган шагыйрь иң шәп бәйрәм-балачак дип язган.
Шагыйрьнең биш җыентыгы кабат нәшер ителүенең сәбәбе дә, кибет киштәләрендә китаплары озак ятмый. Аларны тиз арада алып бетереп баралар. Китапханәләрдә дә Роберт Миңнуллин әсәрләренә ихтыяҗ зур.
Шагыйрьнең әсәрләрен олылар да яратып укый. Укыган саен яңа мәгънә, яңа караш ачыла.
Туган тел, туган якны, гаиләңне яратуга өндәүче шигерьләргә мәхәббәтне Динар белән Динәгә гаиләдә тәрбияләгәннәр. Очрашуга алар әниләре белән килгән.
“Күчтәнәч” дип исемләнгән китап җыентыгын үз вакытында Роберт Миңнуллин кызына багышлап яза. Әтисе исемен йөрткән фонд җитәксесе Таңсылу ханым әтисенең иҗатына кызыксыну зур икәнен күреп шатлыгын яшерми.
Китапларның яңартылган басмалары әле алдагы елларда да дөнья күрер, ләкин кызганыч ки Роберт Миңннуллинның башка шигерьләре генә язылмаячак, шуңа да Татарстанның халык шагыйре иҗатын саклап калырга бурычлыбыз.
Эльза Әхмәтҗанова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.









