40 елга якын гомерен Эчке эшләр хезмәтенә багышлаган Рафил Ногманов истәлегенә Кайбыч районының Салтыйган авылында бюст ачылды. Тантаналы чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Фидакар хезмәте белән ил тарихына кереп калган Рафил Ногманов кебек генерал-майорлар да тәрбияләп үстерә юмарт авылларыбыз. Салтыйган авылында да бүген истәлекле чара.
Авыр һәм җаваплы Һөнәри эшчәнлеген Җинаятьчеләрне эзләү буенча оператив хезмәткәр буларак башлый, ә 1993 елда Рафил Ногмановка Татарстан эчке эшләр министры урынбасары вазыйфасы ышанып тапшырыла. Тынгысыз белгеч бер үк вакытта җәмәгать иминлеге милициясенә нигез сала һәм озак еллар әйдәп бара. Беренче карашка каты куллы булып тоелса да, күңекле йомшак, ярдәмчел дип исә ала замандашлары.
Яланаяклы балачак эзләрен саклаган урамга үз исеме бирелер, бюст ачылыр, дип уйлап та карамаган Рафил Ногманов. Гап –гади малай иде ди бергә уйнап үскән дусты.
Рафил Ногманов белән эшләгән елларга кайтып истәлекләре белән уртаклашты бюст ачу тантанасын башлап йөргән, ярдәм иткән якыннары, хезмәттәшләре.
Чыннан да хезмәтенә күрә шушы рәвешле хөрмәт бакыйлыкка күчүчеләрдән бигрәк яшь буын өчен әһәмиятле, туганнары өчен кадерле. Рафил Ногманов ишле гаилә баласы. Сания апа белән Габдерәфыйк абыйның беренче шатлыгы була.
Гаиләдә әтиебез китеп баргач абый аның урынына калды, барыбызны кайгыртып яшәде ди сеңлесе Гөлсинә.
Бюст ачылганнан соң тантана Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләүче погонлы артистлар — полиция майорлары катнашында авыл клубында дәвам итте. Китапханәдә Рафил Ногмановка багышланган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Кайчандыр аны Салтыйган авылы тәрбияләнгән иде, хәзер исә Россиянең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, полиция генерал-майоры Рафил Ногманов үзе һәйкәл, урам исеме булып авылның, районның, республиканың киләчәк буынын тәрбияләү сагында.
Мөршидә Җиһан. Татарстан яңалыклары.









