Театр сөюче кадерле дуслар! Без бүген сезгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының драматург Мөхәммәт Әблиев драмасы буенча куелган “Шәмсекамәр” спектакле язмасын тыңларга тәкъдим итәбез. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Празат Исәнбәт. Спектакльдә композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Хөснулла Вәлиуллин, Фоат Әбүбәкеров көйләре файдаланылган.
Спектакль Татарстан радиосы студиясендә магнитофон тасмасына радиорежиссер Госман Әхмәтҗан, тавыш операторы Гөлсинә Дәүләтшина һәм мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан 1999 елда язып алынган.
1 нче өлеш.
2 нче өлеш.
3 нче өлеш.